news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәннәр академиясе Гаяз Исхакыйның шәхси көндәлекләрен бастырып чыгарачак

Фәннәр академиясе Гаяз Исхакыйның шәхси көндәлекләрен бастырып чыгарачак
Солтан Исхаков

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның шәхси көндәлекләрен бастырып чыгара. Ул берничә җыентыктан тора. Җыентыкның беренче китабы 24-25 апрельдә Гаяз Исхакыйның 145 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк семинарда Фәннәр академиясендә халыкка тәкъдим ителәчәк.

  • Беренче китап Гаяз Исхакыйның 1919 елның апреленнән Япониядә яшәү вакытыннан алып, 1920 елның мартына – Парижга барып җитү вакыйгаларын үз эченә ала. Китап 300 биттән тора. Шушы чорга бәйле фондта сакланган фотолар, документлар белән баетылып тәкъдим ителәчәк.

«Гаяз Исхакый белән бәйле материалларның иң әһәмиятлесе - аның шәхси көндәлекләре. Гаяз Исхакый васыятьнамәсендә аның кыйммәтен искәртеп үтә. Көндәлекләрне үз дәүләтебез була калса, гыйльми академиягә тапшыруларын, киләчәктә әлеге көндәлекләрнең өйрәнелеп, матбугатта бастыруларын сорап, язып калдыра. Көндәлекләр 1919 елның гыйнварыннан алып 1953 елның ноябренә кадәр алып барыла», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында филология фәннәре кандидаты Эльмира Галимҗанова.

Аның әйтүенчә, көндәлекләр ике өлештән тора, беренче өлеше - Төркиягә кадәрге чор (1919-1934 еллар). Ул 23 дәфтәрдән тора, икенче өлеше - Төркия чоры (1944-1953 еллар). «Икенче өлешендәге көндәлек «Истанбулдагы хатирә дәфтәрләре» дип исемләнгән. 19 дәфтәрдән тора. Ике өлештән торган көндәлекләрнең 1933-1944 елдагы аралыктагы дәфтәрләре югала. Васыятьнамәсендә аларның Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында югалуы турында яза», - ди галимә.

Бүгенге көндә көндәлекләрнең 42 дәфтәре барлыгы билгеле, аларның 41е - Казанда. «Беренче дәфтәре югалган, икенче һәм өченчесе - Татарстан Милли музеенда, калганы Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана», - диде Эльмира Галимҗанова.

«Гаяз Исхакыйның васыяте үтәлде дип әйтергә мөмкин. Чөнки әлеге көндәлекләрнең төп нөсхәләре 2018 елда Фәннәр академиясенә тапшырылды, фондка урнаштырылды. Институтның текстология бүлеге хезмәткәрләре көндәлекләрне өйрәнү һәм басмага әзерләү эшен алып бара», - дип искәртте ул.

Әлеге эшне текстолог-галимнәр Әнисә Алиева, Фәния Фәйзуллина, Гөлчирә Ханнанова башкара. «Басмаларның тексты эшкәртелеп, аларга сүзлекләр төзелеп, текстларда очраган вакыйгаларга, шәхесләргә, географик атамаларга искәрмә һәм аңлатмалар бирелеп, берничә китаптан торган басма булыр дип планлаштырыла», - диде текстология бүлеге мөдире.

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина «Без - татарбыз» дигән басманың тәкъдим ителәчәген әйтте. Ул Гаяз Исхакыйның милли үзаң, миллият мәсьәләләре турында публицистик язмаларыннан торган рус һәм татар телендәге басма.

«Көндәлекләр буенча фильм төшерү, спектакль кую - киләчәк эше. Чыннан да, көндәлекләр кызыклы әдәби тел белән язылган. Аларны бер сулышта әсәр укыган кебек укып чыгарга мөмкин. Гаяз Исхакыйның сәнгатьнең төрле төрләренә кайту вакыты әле алда», - диде галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100