news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе җиңүчеләре билгеле

III төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы Сарманда үтте.

«Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе җиңүчеләре билгеле
«Сарман» газетасы, Альбина Сабирова фотолары

18-19 февраль көннәрендә Татарстан Республикасының Сарман районы җирлегендә «Илһам чишмәсе» III төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы үтте. Сайлап алу туры Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә үткәрелде. Җиңүчеләр Сарман мәдәният йортында үткәрелгән гала-концертта чыгыш ясады. Концертның режиссеры һәм сценарий авторы – Алмаз Нургалиев

Дипломатлар исеменә Сарманнан Рамина Хаҗиева һәм Башкортстан республикасыннан Ясминә Мөхәммәдиева лаек була. Өченче урын ияләре – Казаннан Сәйдә Гатина һәм Сәрия Мәрданова, Тукай районыннан Самир Шакирҗанов һәм Андрей Фадеев, Югары Ослан районыннан Алия Хәлимова, Биектау районыннан Амелия Феофанова, Оренбург өлкәсеннән Зәринә ЯҺудина.

 

Фото: © «Сарман» газетасы, Альбина Сабирова фотолары 

Икенче урында – Бөгелмәдән Алсу Закирова, Чаллыдан Әдилә Ишалина һәм Зәлинә Шакирова, Актаныштан Рүзилә Сабирова, Сарманнан Рания Зарипова.  Беренче урынга Казаннан Сәйдә Абдуллина һәм Рөстәм Хөсәенов, Актаныштан Гөлия Зәһретдинова һәм Илмир Зәһретдиновлар лаек була. 

 

Фото: © «Сарман» газетасы, Альбина Сабирова фотолары 

«Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман районы Башкарма комитеты, «Меги» оешмасы, «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды. Бәйгенең меценаты Илдар Гамиров гаиләсе. Бәйгедә Актаныш районыннан 3 бала җиңү яулады. Иң яхшы әзерлек белән килгән район буларак район җитәкчесе Ленар Зарипов ТР премьер министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм «Меги» оешмасы генераль директоры Илдар Гамировның рәхмәт хаты белән бүләкләнде», – дип хәбәр итте «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Гала концертта шулай ук Мөслим, Тукай районы хакимият башлыклары да катнашкан. 

 

Фото: © «Сарман» газетасы, Альбина Сабирова фотолары 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100