news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Илһам чишмәсе» төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы Сарманда үтә

«Илһам чишмәсе» төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы Сарманда үтә
«Сарман» газетасы, Альбина Сабирова фотолары

18-19 февраль көннәрендә Татарстан Республикасының Сарман районы җирлегендә «Илһам чишмәсе» III төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы үтә. Бәйгенең беренче этабы 27 гыйнвар көнне Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында булды. 

«Бәйгенең төп максаты – җырчы Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү», – дип хәбәр итә оештыручылар. 

Жюри әгъзасы, режиссер Алмаз Нургалиев укытучыларга һәм әти-әниләргә рәхмәтен белдерде.

«Бәйге сезсез була алмас иде. Күпме генә реклама ясасаң да, күпме акча салсаң да, бәйгенең дәрәҗәсе конкурсантлар белән генә үсә», – диде ул.

Бәйге «Ялгыз вокал» номинациясендә үткәрелә. Катнашучы татар телендә Илһам Шакиров репертуарыннан бер халык, бер автор җырын башкара. Гала-концертта 19 җиңүче катнаша, ә барысы бу елны 150дән артык гариза килгән.

Анда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия Республикалары, Оренбург өлкәсе, Мәскәү шәһәреннән 6 яшьтән алып 21 яшькә хәтле яшьләр катнашты. Алар 4 яшь  категориясе буенча көч сынашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100