news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә була

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе Илгиз Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме дүшәмбе көнне 8.00 сәгатьтә Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узачак.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, 9.00 сәгатьтә хушлашу митингы башлана. Илгиз Хәйруллинны шул ук көнне Арча зиратында җирләячәкләр.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Илгиз Хәйруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан иде.

«Илгиз Кәлимуллович вафат булуга бәйле рәвештә бик кайгырабыз. Ул гомерен туган республикасына хезмәт итүгә багышлады һәм һәрвакытта да чын күңелдән эш дип янып йөрде. Ул безнең күңелдә ярдәмчел һәм талантлы җитәкче булып калачак. Гаиләсенә бу зур югалтуны күтәрергә көч һәм сабырлык телим», - диде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100