news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Илгиз Хәйруллин вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Илгиз Хәйруллин вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе Илгиз Хәйруллин вафат булды. Аңа 85 яшь иде. Мәрхүмне җирләү урыны һәм датасы турында мәгълүмат әлегә билгеле түгел.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Илгиз Хәйруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, дип хәбәр иттеләр ТР лидерының матбугат хезмәтендә.

«Илгиз Кәлимуллович вафат булуга бәйле рәвештә бик кайгырабыз. Ул гомерен туган республикасына хезмәт итүгә багышлады һәм һәрвакытта да чын күңелдән эш дип янып йөрде. Ул безнең күңелдә ярдәмчел һәм талантлы җитәкче булып калачак. Гаиләсенә бу зур югалтуны күтәрергә көч һәм сабырлык телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Илгиз Хәйруллин 1940 елның 2 гыйнварында туган. 1964 елда Казан дәүләт педагогика институтында укытучы белемен ала. 1982 елда телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе була, аны 10 ел дәвамында җитәкли. Ул елларда шулай ук ТР Журналистлар берлеге идарәсенә җитәкчелек итә.
  • 1992 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, ә аннары урынбасары була. 2004-2015 елларда «Зенит» банкының идарә рәисе киңәшчесе булып эшли. Шулай ук 2005-2006 елларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ә 2006-2013 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе була.
  • «Мактау билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2009), ике медаль, «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем (1981), ТАССР паспорт-виза хезмәте Мактау грамотасы (1989), II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале (1997) һәм ТР Мактау грамотасына (1999) лаек була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100