news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфир Якупов Тинчурин театрының юбилей кичәсендә: Бу татар театрларының бәйрәме

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт театрының 90 еллык юбилей кичәсендә башка театр вәкилләре дә тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады. «Бу Тинчурин театры гына түгел, татар театрларының бәйрәме», - диде Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов.

«Тарихтан беләбез: татар театрлары бер-берсенә ярдәм итеп, дус булып яши. Мин бүген театрларда эшләүче төрле һөнәр ияләренә рәхмәт әйтәсем килә. Театр - иң катлаулы сәнгатьләрнең берсе, монда артистлар гына түгел, артистлар алар - театрның бер кыйпылчыгы гына, спектакльне җиткерүчеләр, сәхнә артында эшләүчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бәйрәм белән!» - дип котлады Илфир Якупов.

Ул тинчуринлыларны татар театрлары, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, курчак театры исеменнән тәбрикләде, бүләккә берничә принтер тапшыруларын әйтте. «Принтер - театрга кирәкле әйбер. Аннан бер генә белдерү чыгарылсын: «бүгенге спектакльгә билетлар бетте» дигәне генә», - дигән теләген җиткерде Якупов.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина Тинчурин театры коллективын Татарстан Театр әһелләре берлеге исеменнән котлады.

«90 нчы сезон ул - тарих, традицияләр, йөзләгән-меңләгән спектакльләр, талантлы артистлар, драматурглар, шушы театрга гашыйк тамашачылар. Чын күңелдән сезне котлыйбыз, яңа иҗади җиңүләр телибез. Бу театрда хезмәт куючы һәркемгә сәламәтлек, уңышлар!» - дип мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм кичәсендә тәбрикләү чыгышлары театр артистлары башкаруында җырлар белән бергә үрелеп барды.

Шулай ук, артистларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100