Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры артистларына дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт театрының 90 еллык юбилей кичәсендә театр артистларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Артистларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов бүләкләде.
Татарстанның атказанган артисты исеме Илфак Хафизовка, Зөлфәт Закировка бирелде.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеменә Зөлфия Бәшәрова, Рамил Гарипов лаек булды.
Берничә артистка «Фидакарь хезмәте өчен» ТР медале тапшырылды. Шулай ук, Марат Әхмәтов Татарстан Рәисенең Рәхмәт сүзе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, баш режиссер Туфан Имаметдинов Марат Әхмәтовны театрның 90 еллык медале белән бүләкләде. Шундый ук медаль республиканың мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановка тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз