Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илфир Якупов Камал театрының яңа бинасы ачылу вакытын әйтте - «Татарстан 24» каналы
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын 2025 елда ачарга планлаштыралар. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы мәдәният учреждениесенең директоры Илфир Якуповка сылтама белән хәбәр итте.
Илфир Якупов «Татарстан 24» каналында «Интервью без галстука» тапшыруында шул хакта сөйләгән. Хәзерге вакытта төзүчеләр эшкә керешкән инде.
«Эшләр тәмамлану һәм безнең театрның күченүе 2025 елга планлаштырыла. Баганалар инде кагылган. Параллель рәвештә, артистлар, техник зоналар, әлбәттә, тамашачылар өчен эчке логистиканы уйлыйбыз», – дигән ул интервьюда.
Исегезгә төшерәбез, театрның яңа бинасы урнашачак җир мәйданы 6,5 гектар тәшкил итәчәк. Территория Һади Такташ урамы, Нурсолтан Назарбаев урамы һәм Түбән Кабан күле белән чикләнә, диелә хәбәрдә.
#Интервьюбезгалстука тапшыруының Камал театры директоры Илфир Якупов белән чыгарылышы иртәгә, 25 мартта, «Новости Татарстан 24» YouTube каналында, #Татарстан24 каналының социаль челтәрләрдәге барлык төркемнәрендә күрсәтеләчәк. «Татарстан-24» каналында шимбә көнне 18:30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13:30 сәгатьтә карарга мөмкин.
- 2022 елның декабрендә Мәдәният министрлыгында Камал театрының яңа бинасын төзү эшләре турында сөйләделәр. Камал театрының яңа бинасы Кабан күленең уң ягында «Ваухаус» рус-немец-япон консорциумы проекты буенча төзеләчәк. Коллектив ачык халыкара бәйгедә җиңү яулады, дип язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз