Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдәният министрлыгында Камал театрының яңа бинасын төзү эшләре турында сөйләделәр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда төзеләчәк Камал театрының яңа бинасы проектлаштыру стадиясендә, ул хәзерге вакытта җентекләп тикшерелә. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Татарстан онлайн» программасы туры эфирында театрның яңа бинасы һәм аның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерү эшләре хакында сөйләде.
«Без гомуми концепция сайладык. Хәзерге вакытта залдагы һәм парковка урыннары саны, топография, бинада планлаштыру карарлары буенча җентекле эш бара», - диде ул.
Ведомство башлыгы сүзләренчә, бина янындагы территория дә тәртипкә китерелергә, яңа ассоциацияләр барлыкка килергә тиеш.
«Әлеге территориядә бу объектның барлыкка килүе яңа ассоциатив фикерләүгә этәрер дип өметләнәм. Әйтик, хәзер ул Һади Такташ оешкан җинаятьчел төркеме белән түгел, ә яңа территориягә әверелеп, Камал театры белән ассоциацияләнәчәк», - дип искәртте Ирада Әюпова.
Камал театрының яңа бинасы Кабан күленең уң ягында «Ваухаус» рус-немец-япон консорциумы проекты буенча төзеләчәк. Коллектив ачык халыкара бәйгедә җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз