Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илфар хәзрәт Хәсәнов: Корбан чалуның мәгънәсе диндарлыкта һәм тәкъвалыкта
Татарстан мәчетләрендә Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары 2 сәгать 30 минутта башланды. Республикакүләм гает Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Галиев мәчетендә узды. Бәйрәм хөтбәсен һәм намазын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел бәйрәм чараларын хаҗ сәфәрендә уздыра.
Галиев мәчетендәге бәйрәм намазына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
Илфар хәзрәт Хәсәнов барлык мөселманнарны әлеге изге бәйрәм белән тәбрикләп, Корбан гаетенең тарихына мөрәҗәгать итте һәм әлеге бәйрәмнең асылы хайван чалуда түгел, ә диндарлыкта һәм тәкъвалыкта икәнен аңлатты.
«Корбан чалуның мәгънәсе - хайванда һәм аның итендә түгел, күндәмлек күрсәтү, тәкъвалык һәм диндарлыкта. Ел да корбан чалу - Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсыну ул. Корбан чалып без Аллаһыбызга тугрылык күрсәтәбез, аңа гыйбадәт кылабыз, милкебезне аның ризалыгы өчен корбан итәргә әзер икәнлегебезне дәлиллибез», — диде ул.
Шулай ук Илфар хәзрәт Хәсәнов халыкка Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм «Хозур ТВ» телеканаллары, шулай ук ТР МДНең dumrt.ru сайты һәм «Хозур ТВ»ның YouTube-каналы күрсәтте.
Корбан бәйрәме көннәрендә мөселманнар мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннарына карата мәрхәмәт күрсәтергә тиеш. Корбан чалу өч көн – 9, 10 һәм 11 июль – дәвам итәчәк. Моны махсус билгеләнгән 17 урында башкарырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз