news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфар хәзрәт Хәсәнов: Корбан бәйрәме кешеләрне берләштерә, үзара тигезли

Корбан гаетенә багышланган бәйрәм хөтбәсендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов корбан итенең кемнәргә таратылырга тиеш икәнлеген аңлатты. Бүгенге вазгыять кысаларында Корбан бәйрәменең аеруча әһәмиятле булуын, аның кешеләрне бер-берсенә якынайтуын билгеләп үтте.

«Корбан бәйрәме, корбан чалып, үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгару - кешеләр арасындагы аермалыкны бетерә. Аларны берләштерә, тигезли, үзара кардәшлек, дуслык җепләрен ныгыта. Шушы изге бәйрәм көннәрендә ниятләребезне дөресләп, әлеге йоланы кимчелексез итеп тапшыру мөмкинлеге насыйп булса иде», - диде ул.

Илфар хәзрәт корбан итенең өч өлешкә бүленергә тиеш икәнлеген сөйләде.

«Чалыначак малларыгызның итләре өч өлешкә бүленә. Аның бер өлешен гаиләгезгә калдыру хәерле. Корбан шулпасын авыз итәргә кирәк дигән сылтау аша балаларыбыз, әни-әниләребез белән җыелышып, бер өстәл артында ризыкланырга насыйп булсын. Моның мәгънәсе - гаиләбезне искә алу, әһәмиятен аңлау.

Итнең икенче өлешен күршеләргә, туганнарга таратырга кирәк. Без бүген шундый вазгыятьтә яшибез - уң һәм сул якта яшәгән күршеләребезне дә белмибез», - диде ул. Илфар хәзрәт Корбан бәйрәмен күрше хакын хаклауга сәбәп дип атады.

Хәзрәт әйтүенчә, итнең өченче өлеше ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, фәкыйрьләргә, авыруларга таратылырга тиеш. «Шушы изге көндә иттән өлеш чыгарып, аларның күңелен күреп, бөек Раббыбызның рәхмәтенә ирешсәк иде», - диде ул.

Илфар хәзрәт Аллаһы Тәгаләдән ил-көннәребезгә тынычлык, гаиләләребез, нәселебез, өммәтебез, ватаныбызга иминлек һәм бәрәкәт сорады.

Корбан гаете Казанның Галиев мәчетендә үтте. Бәйрәм вәгазеннән соң ике рәкәгать гает намазы укылды. Бәйрәм намазында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Намаздан соң халык корбан чалырга таралышты.

Корбан чалу йоласын өч көн дәвамында башкарырга мөмкин. Моның өчен Казанда 17 махсус урын билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100