news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфар хәзрәт: Корбанны нисабы булган кеше үз исеменнән чалдырырга тиеш

Илфар хәзрәт: Корбанны нисабы булган кеше үз исеменнән чалдырырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, архив

Бүген Татарстанда Корбан гаете бәйрәм ителә. Әлмәтнең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчетендә укылган бәйрәм вәгазендә Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов корбанны гаиләдә нисаб күләмендәге акчасы булган һәр кеше чалырга тиешлеген искәртте.

«Корбан чалу кебек фарыз гамәлләр өчен һәр кеше үзе өчен генә җавап бирәчәк. Корбанны нисабы булган кеше үз исеменнән чалдырырга тиеш. Хатынның нисаб кадәрле җыелган акчасы бармы, димәк, аның өстендә корбан чалу бурычы тора. Ирнеке дә, балигълыкка ирешкән балаларныкы да шулай», – диде ул.

Быел нисаб күләме – 51 мең сум. Бу хакта Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100