news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдус Зарипов Лаеш башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаруга билгеләнде

Элегрәк Илдус Зарипов Татарстан Республикасы Теләче районы башлыгы вазифасыннан китте.

Илдус Зарипов Лаеш башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаруга билгеләнде
Михаил Захаров

(Лаеш, 18 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Илдус Зарипов Татарстанның Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп сайланды. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

«Ул муниципаль дәрәҗәдә дә, шулай ук республика җитәкчесе вазифаларында да, икътисадның реаль секторында да зур эш тәҗрибәсенә ия. Илдус Фатыйхович үзен профессионал буларак күрсәтте», - диде Песошин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның Теләче районы Советы район башлыгы Илдус Зариповның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot