Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдус Заһидуллин: Галиәсгар Камалның сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге тиешенчә бәяләнмәгән
Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлендә драматургның иҗтимагый-сәяси тормышы турында сөйләде.
«Минемчә, Галиәсгар Камалның сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге тиешенчә бәяләнмәгән. Камалның артист һәм сәхнә әсәрләрен язучы буларак формалашуында аның тормыш этаплары зур роль уйный. Әйтик, алты яшендә ул әнисенең туган авылы - Түбән Масра авылына кайта (хәзер Арча районына керә), бабалары тәрбиясендә үсә. Аның хәтере яхшы була, ул күзәтергә яраткан», - диде ул институт оештырган түгәрәк өстәлдәге чыгышында.
Аның әйтүенчә, Галиәсгар Камал әнисе авылында беренче тапкыр сәхнә тоткан. «Түбән Масра авылының мәчетендә яңа кайткан укытучы авыл кешеләренә беренче уку елының нәтиҗәләрен күрсәтү өчен, Галиәсгар Камалны уртага чыгарып, Коръән аятьләрен укыткан. Беренче тапкыр ул үзен артист булып шунда тоя. Аннан соң әтисе Галиәкбәр улын «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кертә. Ул анда искиткеч тормыш тәҗрибәсен туплый», - диде Илдус Заһидуллин.
«1893-1900 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда Галиәсгар Камалның тормышында дүрт мөһим вакыйга була. Беренчедән, ул Коръән аятьләрен оста укырга өйрәнә. Бу хакта бөтен Казан халкы белеп ала. Дини белеме киләчәк тормышында зур әһәмияткә ия була. Икенчедән, рус театрына барып, андагы артистларның сөйләшүләрен аңларга теләп, рус теленә кызыксынуы уяна. Бу аны өстәмә әдәбият укырга этәрә. Шул рәвешле, рус телен өйрәнә башлый», - диде белгеч.
Илдус Заһидуллин Галиәсгар Камалның 1900 елдан башлап «Мөхәммәдия» шәкертләре өчен яшерен кулъязма газеталар чыгарганын да әйтте. «Булачак драматург буларак, эшләү алымы формалаша: хәлфәләрдән һәм көнкүрештәге төрле вакыйгалардан көлә, шуның аркылы шәкертләргә тәэсир итә һәм аларның карашларын үзгәртә. Әтисе улын татар зиратында мулла итмәкче булган, ләкин Галиәсгар Камал аннан баш тарта», - диде ул.
Галиәсгар Камалның 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыруы һәм 1905 елгы инкыйлабка кадәр бу ширкәтнең эшендә җитәкчелек итүе билгеле. «Үзенең җыйган китапларының каталогын бастырып чыгара. Иң күп китаплар – дини китаплар, сүзлекләр була. Шулай ук, Фатих Кәриминең өч хикәясе, Гаяз Исхакый китаплары һәм Александр Пушкинның «Капитанская дочка» әсәренең татар теленә тәрҗемәсе китаплары чыга. Ул ачкан кибет төрле шәкертләрнең очрашу урынына әверелә. Шәкертләр очрашып, фикерләшә, сөйләшә, аралаша башлыйлар», - дип сөйләде галим.
«Шәрык клубы»ның җитәкчеләренең берсе буларак, «Сәйяр» труппасы белән эшләве – иң бәхетле елларыдыр, дип саный Илдус Заһидуллин. «Чөнки ул биредә әсәрләр язудан тыш, аларны сәхнәгә куюда, артистлар белән аралашуга үзенә мәйданчык ясый. 1912 елда «Йолдыз» газетасы вәкиле буларак, Балкан сугышына бара һәм ундүрт мәкалә бастыра. Бу сугышта Төркия җиңелә. Сугыштан кайткач, сугышта күргән җәмгыятьнең артта калганлыгын авыр кичерә: хәтта депрессиядән дәваланырга мәҗбүр була», - диде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз