news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Хәйруллин остазы Рәфкать Бикчәнтәев турында: Бөтен кеше йөри торган юлдан йөрмәде

Илдар Хәйруллин остазы Рәфкать Бикчәнтәев турында: Бөтен кеше йөри торган юлдан йөрмәде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин үзенең остазы, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, актер, режиссер, рәссам Рәфкать Бикчәнтәев турында истәлекләрен сөйләде.

«Ул минем укытучым. Казан театр училищесында безне Марсель Сәлимҗанов, Рәфкать Бикчәнтәев укытты. Аның нинди икәнлеген үзем тоеп, күреп яшәдем. Ул бик оригиналь, искиткеч кызык, нык табигый кеше иде. Ул бөтен кеше дә йөри торган юлдан йөрмәде, аның һәрвакыт үз юлы булды. Аның тормышка үз карашы бар иде», – дип сөйләде ул журналистларга.

Кичә Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортына Рәфкать Бикчәнтәев исеме бирелде. Илдар Хәйруллин өчен дә бу авыл якын, чөнки аның әби-бабалары шушы авылдан. «Үзебезне бу авыл кешесе дип саныйбыз. Мәдәният йортына артист исеме бирелү сирәк була торган вакыйга», – диде ул. Күренекле артист остазының сәхнәдәге тормышын да искә алды.

«Аның һәр ролендә көтелмәгән трюклар үзеннән-үзе килеп чыга иде. Алар аның иҗатына рух, матурлык, җылылык өсти иде. Мәсәлән, «Мәкер вә мәхәббәт» спектаклендә ул чыгарга, реверанс ясарга, «Исәнмесез! Без килдек», – дип әйтергә тиеш иде. Ул реверанс ясый башлый, аягы таеп китә, аяктагы туфли өскә оча. Ул очып барган туфлины кулы белән эләктереп алды да: «Исәнмесез! Без очып килдек», - дип әйтте. Бу режиссер куйган трюк түгел иде», – дип сөйләде.

Ул Бикчәнтәевнең актер гына түгел оста режиссер булуын да ассызыклады. 10 февральдә Рәфкать Бикчәнтәевнең тууына 100 ел булды. Кичә аның туган авылы мәдәният йортында искә алу кичәсе дә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100