«Кино бит ул – сценарий да, актерлар да, костюмнар гына да түгел. Кинода иң мөһим әйбер – ул сүзләр һәм диалог. Минем бу яктан тәҗрибәм бар: «Кеше китә – җыры кала» сериалында да киносценарий язуда катнашкан идем, аннан алда да тәҗрибәм бар иде. Киноның мөһим өлеше, органикасы шушы диалогларда чагыла. Хәтта ки мин үз миссиямне зуррак та күрәм әле: сценарийның барышы, вакыйгаларның логикасы, эпизодларның бәйләнеше. Фактологик дөреслек мәсьәләсе дә килеп керә.
Бер җирдә «Илһам абый баян уйный» дип язылган, мин белештем – ул гомерендә дә баян уйнамаган. Йә булмаса, автобуста авариягә эләгә язалар да, үтеп киткәч җырлый, сикерә башлыйлар, дип язылган. Мин 2 авария кичергән кеше буларак шуны беләм – аннан соң кеше шок хәлендә утыра: аның җырлыйсы килми әле, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтә. Шундый әйберләрне без хаталы итеп җибәрсәк, тамашачы моны күрәчәк, «чүп яздыгыз» диячәк.
Минем миссиям шуннан гыйбарәт: диалоглар белән фильмга җан өрү. Без кышкы сәхнәләрне язып чыккач, режиссер да: «Сценарий заиграл», – диде. Диалоглар өстәлгәч кенә киносценарий барлыкка килә, шулай икәне мәгълүм инде: телсез кеше белән җан турында сөйләшеп булмый бит», – ди ул.
Тинчурин театрында фильм өчен артистлар сайлау чарасы турында «Интертат» сайтына Рузилә Мөхәммәтова язды.