news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ВКонтакте челтәренә «Яшь шагыйрьләр авазы» циклындагы аудиошигырьләр урнаштырылды

ВКонтакте челтәренә «Яшь шагыйрьләр авазы» циклындагы аудиошигырьләр урнаштырылды
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Антология новой татарской поэзии в аудиоформате» («Яшь шагыйрьләр авазы») чыгачак, дип декабрь азагында хәбәр иткән идек. ВКонтакте челтәренә яшь иҗатчыларның 88 шигыре урнаштырылды. Аларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов һәм Идел Кыямов укый. Идея авторы – Идел Кыямов. Проект Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырылган.

«Шигырьләрне укырга Идел Кыямов тәкъдим итте. Мин аны отышлы проект дип саныйм, чөнки яшьләрнең иҗатын җәмәгатьчелеккә күрсәтергә кирәк. Бер җитешсезлегемне аңлап алдым: яшь иҗатчылар, аларның иҗаты белән бөтенләй таныш булмаганмын икән. Драматурглар җитми, шагыйрьләр юк, дип әйтәләр. Һич кенә дә алай түгел. Әсәрләрне укыганнан соң, Аллаһка шөкер, киләчәккә ышанычлы адымнар белән әдәбиятны үз җилкәсенә салып алып бара торган шәхесләребез бар дип куандым», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Илдар Кыямов.

Илдар Кыямов әйтүенчә, аның өчен шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның иҗаты ачыш булган. «Мин аның шигырьләрен күз яшьләренә буыла-буыла укыдым. Ул шулкадәр матур, тирән мәгънәле шигырьләр иҗат иткән! Милли, патриотик, лирик шигырьләр дә бар, кызыклы форма эзләнүләрен дә керттек. Талантлы яшьләр арасыннан Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Булат Ибраһимов һ.б. бар», - диде ул.

Шигырьләрне «Рок-рекордс» студиясендә яздырганнар. «Тәҗрибәле диктор буларак, беренче тапкыр гына әсәр яздыруым түгел. Баштан әсәр белән танышырга, аның эчтәлеген җиткерергә кирәк. Шуңа күрә шигырьне баштан аңлау мәслихәт. Ким дигәндә, шигырьне биш тапкыр укып чыктым. Ныклап әзерләнеп яздырдык. Үземә ошап бетмичә, шигырьләрне киредән яздырган очраклар да булды. Әсәрләр музыка белән тәкъдим ителә, аны тавыш режиссеры белән Идел Кыямов сайлады. Музыкага да әһәмият бирдек», - диде ул.

«Яшьләребез шактый талантлы икән. Без аларны үстерергә, аларга канат куярга тиешбез. Уңай кайтавазлар да ишеттек. Аларның үзләренә дә иҗади уңышлар телим. Милли җирлектә тырышып эшләргә насыйп булсын», - дигән теләген әйтте Илдар Кыямов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100