news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь шагыйрьләр шигырьләре Идел һәм Илдар Кыямовлар башкаруында социаль челтәрләргә чыга

Яшь шагыйрьләр шигырьләре Идел һәм Илдар Кыямовлар башкаруында социаль челтәрләргә чыга
Фото: Идел Кыямов

Идел һәм Илдар Кыямовлар «Яшь шагыйрьләр авазы» («Яңа татар шигърияте аудиоформатта») проекты өчен 88 шигырь яздырган. Аудиоформаттагы шигырьләр социаль челтәрләр аша таратылырга әзер.

«Яшьләр китапны кулына бик еш алмаган цифрлы технологияләр заманында аудиокитаплар әдәбиятны өйрәнүнең ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы булып кала», – ди проектның идея авторы, «Татар сүзе» конкурсы лауреаты, актер һәм журналист Идел Кыямов.

Проект аудиоформатта яздырылган шигырьләре аша яшь шагыйрьләрне киңрәк таныту, аларның тыңлаучылар даирәсен арттыру максатыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, аларның гранты хисабына тормышка ашырылган.

«Уйлап баксаң, кеше бит кулга китап тотып махсус укып ятарга вакыт та тапмаска мөмкин. Машинада яки ял иткәндә, ялгызлык мизгелләрендә шигырьләр яратып тыңлана. Юлың да җиңеләя, зиһенең дә баетыла, хисеңә дә азык аласың. Шул рәвешле социаль челтәрләрдә яшь шагыйрьләрнең иҗатын яңгыратып, без яшь милләттәшләребезгә «барып җитәргә», аларның йөрәгенә юл табарга теләдек, - ди Идел Кыямов.

Проект өчен Рифат Сәлах, Эльнар Байназаров, Нурлан Ганиев, Фәнил Гыйләҗев, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Батталова, Алинә Хәбибуллина, Дания Нәгыйм, Рүзәл Мөхәммәтшин һ.б яшь авторларның иҗат үрнәкләре сайлап алынган. «Алар чын шигъри кайма белән, ягъни музыкага салынып, күркәм башкаруда тыңлаучыга тәкъдим ителәчәк», дип вәгъдә итә проект авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100