news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Хаҗиев: Тамашачыны татар театрына җәлеп итәр өчен русча да спектакльләр куярга кирәк

Журналистларның театрны русча спектакльләр куюда гаепләве дөрес түгел, ди артист Илдар Хәйруллин.

Илдар Хаҗиев: Тамашачыны татар театрына җәлеп итәр өчен русча да спектакльләр куярга кирәк
Султан Исхаков

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). “Нур” Уфа татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев татарча белмәгән тамашачыны башта татар театрына кертергә кирәк, ди. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә сөйләде.

“Башта театрга гашыйк булсыннар алар. Аннан соң татар спектакльләрен дә карый башларлар. Спектакль караучыларның 30 проценты русчага тәрҗемәдән файдалана. Белүебезчә, аларның күпчелеге рус кешеләре. Алар безнең театрыбызны яратып йөри”, – диде Илдар Хаҗиев.

Аның әйтүенчә, тамашачы театрга килергә ният белдергәндә, спектакльләрнең нинди телдә куелуы белән кызыксына. “Татарча уйнавыбызны әйткәч: “Әйдәгез безгә русча уйнагыз” - дип әйтәләр”, – диде Илдар Хаҗиев. Ул, тамашачы фикерен исәпкә алырга кирәклеген әйтте.

“Бу проблема Татарстанга хас. Журналистлар хәзер театрны гаепле итә. Әти-әниләр татар рухында, татар мәнфәгатендә тәрбиялиләрме соң балаларны? Әниләр балалар белән русча сөйләшә. Милли рухта тәрбия юк”, – диде Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Илдар Хәйруллин.

Театр Казанга, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына 9-13 гыйнварда гастрольләр белән килә. Репертуардагы балалар өчен “Маҗаралы Яңа ел!” спектакле дә бар. Ул рус һәм татар телләрендә әзерләнгән. Казанда нинди телдә куелачагы әлегә хәл ителмәгән. Тамашачы фикереннән чыгып, ул рус яки татар телендә куелачак, диде театр артисткасы Дамира Сәетова.

“Башкорт телендә дә спектакльләр куясызмы”, дигән сорауга Дамир Хаҗиев: “Юк, без татар театры!” – дип җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100