ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Нур” театры директоры драматурглар булмавын зур чокыр белән чагыштырды

27 ноябрь 2018, 17:37 , Фото: Султан Исхаков

“Нур” театры директоры драматурглар булмавын зур чокыр белән чагыштырды Илдар Хаҗиев әйтүенчә, драматургиядә яшь талантлар юк диярлек.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). “Нур” Уфа татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев танылган драматурглар китүен зур чокыр барлыкка килүе белән чагыштырды. Ул танылган драматургларны алыштырырлык шәхесләр юклыгын шундый чагыштыру белән аңлатты.

“Нур” театры гыйнвар башында Казанга килә, тамашачыларга 8 спектакль тәкъдим ителәчәк. Спектакльләр арасында бүген иҗат итүче бер генә драматургның әсәре бар. Ул – “Маҗаралы Яңа ел!” әсәрен иҗат иткән Марс Гыймранов. Калган спектакльләр Хәй Вахит, Шәриф Камал, Әхмәт Фәйзи, Таҗи Гыйззәт, Туфан Миңнуллин әсәрләренә куелган.

“Хәзерге заман драматургаларының әсәрләре бармы?” дигән сорау биргәч, Илдар Хаҗиев Аманулланың “Әлепле әртисләре” пьесасын искә төшерде. “Әсәрдә бер герой: “Эх, кайда ул безнең Галиябанулар, Асылъярлар”, - дип әйткән сүзләр бар. Хәзер без: “Кайда ул Мостай Кәримнәр, Туфан абыйлар, Атнабайлар”, - дип әйтә алабыз. Ул плеаданың китүеннән соң зур чокыр барлыкка килде”, - диде Илдар Хәҗиев.

Шул ук вакытта театр директоры яшь драматургларның аз булса да бар икәнен әйтте. “Май аенда яшь драматург Мөнир Кунафинның “Кояшлы якка чык” әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы булды. Күптән түгел генә балалар өчен Анна Богачева һәм Дарья Уткинаның “Операция “Фантазия”” спектакле чыкты. Әлеге кызлар яшь, Мәскәүдә иҗат итәләр”, - диде ул.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Дамирә Сәитова белдерүенчә, яшь драматурглар белән очрашулар булып тора.“Без театрыбызда драматургиягә беренче адымнарын ясаучыларны барлап торабыз”, - диде Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Резидә Фәхруллина.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10