news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Гыйльметдинов: Иң мөһиме - Президентның бөтен вәкаләтләре элеккечә калуы

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстан Президенты атамасы үзгәртелсә дә, иң мөһиме - Президентның бөтен вәкаләтләре элеккечә калуы, дип саный.

«Бик күп вариантлар каралды инде. Башлык, җитәкче, илбашы... Бөтен булган исемнәр барланды. Бу тема кичә генә барлыкка килмәде. Ул җәйдән бирле йөри. Рәис сүзе тарихта бар. Республиканың беренче җитәкчеләре рәис дип аталган. Безнең өчен иң мөһиме – Президентның бөтен вәкаләтләре элеккечә калуы. Бер әйбер дә кыскармый. Киресенчә, кайбер мәсьәләләр буенча вәкаләтләр арта. Алга таба ниндидер кыенлыклар булыр дип уйламыйм», - диде депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot