news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртү белән килешергә өндәде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенә Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртүне күздә тоткан төзәтмәләрне кертүне хупларга өндәде.

«Тема гади түгел, барыбер карар кабул ителергә тиеш. Мин сезне аңлыйм. Анда утырсам… сезне аңлыйм тулысынча. Югары вазифаи зат атамасы буенча күпме булдыра алдык, шулай эш иттек инде. Ике срок без республика Президентын сайлый алдык. Федераль үзәкнең республикага мөнәсәбәте шуннан күренеп торды. Республика җитәкчесе атамасын саклап калу буенча эшне дәвам иттек, булып чыкмасын аңлагач, башка юлларын эзләдек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Кызганыч, минем дә, депутатларның да көче җитеп бетмәгәндер. Ничек атау - анысы безнең хокук булуында барыбер үзебезнекенә ирешә алмаганбыздыр. Башлык, губернатор, мэр бар... Ләкин республика җитәкчесен үзебез теләгәнчә атау мөмкинлеге бар. Безнең алдагы юл протест юлы белән түгел, законлы юл белән позициядә тору кирәктер. Әле ишекләр ябык түгел, шул юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез», - дип әйтте Татарстан Президенты.

«Сез аңларга тиеш : Татарстан - төп таяныч төбәкләрнең берсе. Шартнамә зур рол уйнады. Бүген барлык федераль проектларда катнашабыз. Хөкүмәт җитәкчелеге белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан, болар зур кыйммәткә ия. Федераль үзәк белән ачуланышырга да була инде, файдасы гына кайсы яктан булуын карарга кирәк. Халык иминлеген дә кайгырту кирәк бит», - диде Президент.

Ул республика үсеше өчен тырышырга кирәклеген ассызыклады, моның өчен федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр мөһимлегенә басым ясады. «Махсус операция бара...Без үзебезнең шушы мәсьәлә буенча фикер алышабыз, ә аны «Татарстан баш күтәрә, димәк, Россия кисәкләргә вакланачак...» дип уйлаячак. Моңа юл куярга ярамый», - диде.

«Сезнең борчылуыгыз, сайлаучылар теләген җиткерүегез - нормаль күренеш. Гел син теләгәнчә булмый, ләкин барыбер юлларын табабыз. Без карар кабул итәргә тиеш. Бүген тәкъдим ителгән конструкция алга хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм төзәтмәләрне кабул итәргә өндәде.

Радик Салихов: Гарәп дөньясы лидерлары Рөстәм Миңнехановны «Рәис» дип атаячак

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100