news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Баязитов Казанда атыш оештырган Галәвиев турында язучы кешеләрне тәнкыйтьләде

«Аның һәр адымын социаль челтәрләрдә яздылар. Әйтерсең, герой тапканнармыни», — диде хәзрәт.

Илдар Баязитов Казанда атыш оештырган Галәвиев турында язучы кешеләрне тәнкыйтьләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов 175нче гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев турында язучы кешеләрне тәнкыйтьләде.

«Аның һәр адымын, һәр борылышын социаль челтәрләрдә яздылар. Әйтерсең, герой тапканнармыни… Кабахәт ул. Аның турында бөтенләй бернәрсә дә сөйләмәгез, аны җәзаларга гына кирәк», — диде ул «Ярдәм» мәчетендә матбугат очрашуында.

Хәзрәт фикеренчә, «Ярдәм» фондында эшләүче хезмәткәрләр Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева, Фәнис Миңгәрәев һ.б герой исеменә лаек. «Аларның сәламәтлеге чикле булса да, авырлыклар булуга карамастан, оптимистик рухта яшәргә кирәклеген, киләчәккә өмет белән карарга кирәклеген үзләренең мисалында күрсәтә. Күбесе алар кичергән авырлыкны аңламый да», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100