Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ярдәм» фонды рамазан аенда көн саен 1500 кеше өчен ифтар оештырачак
«Аллаһы Тәгалә безгә рамазан аенда игелек кылырга мөмкинлек бирә», — ди Илдар хәзрәт Баязитов.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов быел һәр көнне 1500 ураза тотучыны авыз ачтырырга ниятләүләрен әйтте.
«Аллаһы Тәгалә безгә рамазан аенда игелек кылырга мөмкинлек бирә. Ул айда кылган игелекнең савабы күп тапкырга артыр, ди. Без елдагыча рамазан аенда „Ярдәм“ фонды мәйданчыкларында авыз ачуны оештырачакбыз. Көн саен 500 кешене ифтарга чакырачакбыз, калган мең кешегә волонтерлар ланч-бокслар таратачак», — диде ул «Ярдәм» мәчетендә матбугат очрашуында.
Илдар хәзрәт әйтүенчә, «Ярдәм» фонды хезмәткәрләре арасында беренче төркем инвалидлар да бар. «Аларның киләчәккә өмет белән каравы, нык һәм чыдам булуы безне дә рухландыра. Рамазан ае Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен бер мөмкинлек», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз