news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илһам Шакировны Яңа Бистә зиратының үзәк юлында җирлиләр

Җырчының кабере Миркасыйм Госманов, Мирза Мәхмүтов, Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин белән янәшә була.

Илһам Шакировны Яңа Бистә зиратының үзәк юлында җирлиләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бөек татар җырчысы Илһам Шакиров бүген Яңа татар бистәсе зиратының үзәк юлында җирләнә. Аның кабере зиратның төп капкасыннан ун метрлап кына арада урнашкан.

Ул галим Миркасыйм Госманов, дәүләт эшлеклесе, галим Мирза Мәхмүтов, Камал театры директоры Шамил Закиров һәм драматург Туфан Миңнуллин янәшәсендә була.

Әлеге вакытта Илһам Шакировка җеназа укыла.

  • Илһам Шакиров 16 гыйнварда Республика клиник хастаханәсендә озак вакытка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Аңа быел 84 яшь булыр иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot