news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илһам Шакиров премиясенә Кыргызстаннан, Финляндиядән, Үзбәкстаннан гаризалар килгән

Илһам Шакиров премиясенә ия булучыларны 15 февральдә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә бүләкләячәкләр.

Илһам Шакиров премиясенә Кыргызстаннан, Финляндиядән, Үзбәкстаннан гаризалар килгән

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Илһам Шакиров премиясенә Кыргызстаннан, Финляндиядән, Үзбәкстаннан гаризалар килгән.

«Катнашучылар саны әз булмады, бәйгенең биографиясе дә киң. Мәсәлән, Кыргызстаннан, Финляндиядән, Үзбәкстаннан катнашучылар булды. Җиңүчеләргә 15 февральдә Татар дәүләт филармониясендә премияләр тапшырылачак», — дип сөйләде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә.

Министр урынбасары сүзләренчә, бәйгедә ике этап булган. «Мәдәният министры каршында экспертлар төркеме булдырылган иде. Алар арасында Татарстан белгечләре булды. Бу беренче баскыч иде. Иң соңгы этапта жюри әгъзалары декабрь аенда өч премияне игълан итте», — дип сөйләде ул.

Моңа кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә кемнәр ия булганын язган иде. Илһам Шакиров премиясе ике елга бер мәртәбә тапшырылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot