news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе ияләре билгеле

Премия өч иҗатчыга билгеләнгән.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе өч иҗатчыга биреләчәк. Аларның кандидатуралары буенча карар бүген конкурс комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Конкурс комиссиясе рәисе — Васил Шәйхразиев. Комиссиягә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә абруй казанган шәхесләр кергән, шул исәптән халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов һ.б.

Комиссия карары нигезендә, «Вокал» номинациясендәге «Хатын-кыз тавышы» өчен премия профессиональ җырчы Резеда Галимовага билгеләнгән. Шул ук номинациядә «Ир-ат тавышы» премиясен Филүс Каһиров алачак. «Халыкчан җырчы» номинациясендә премия Флер Шакировка бирелә.

Премияләрне тапшыру тантанасы Илһам Шакировның туган көнендә февраль аенда булачак, диде Васил Шәйхразиев.

Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә куелды.

Премия 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100