news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икмәккә бәя арткан очракта Татарстанда социаль ипи сатачаклар

Ашлык сатып алу бәясе арту сәбәпле, җитештерелгән товар бәясе дә үзгәрергә мөмкин, ди министр.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ашлык бәясе арту сәбәпле, Татарстанда социаль ипи пешереп сатуга субсидияләр бүленергә мөмкин. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

  • Социаль ипи – икмәк эшләнмәләренең бер яки берничә төре, аңа дәүләт фиксацияләнгән бәя куя яки дәүләт бюджетыннан дотация бүленә. Бу төр ипи составы ягыннан башка ипиләрдән аерыла. Әйтик, андагы май һәм шикәр күләме кимрәк була.

Марат Әхмәтов, ипигә бәягә арткан очракта, социаль ипи пешереп сату турында да әйтеп узды. “Әлегә кирәге чыкмаса да, бу төр механизм кулланылырга мөмкин. Узган ел белән чагыштырганда, быел икмәккә бәя ике тапкырга артыграк”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр быел ашлык бәясенең сизелерлек дәрәҗәдә артуын әйтте. Шуннан чыгып, ипигә бәянең артырга мөмкинлеген фаразлады. “Икмәкнең сатып алу бәясе арту товар җитештерүчеләр өчен файдага. Әмма ул шул ук вакытта җитештерелгән әзер продукция бәясе сикерүгә дә китерергә мөмкин”, - диде ул. 

Марат Әхмәтов шул ук вакытта бу продуктны куллануда үзгәрешләр булуын әйтте. "Дөрес, без хәзер елдан-ел ипине азрак ашыйбыз. Бер кеше башына тәүлеклек норма нибары 260 грамм туры килә. Әмма икмәк ул – сәясәт. Шуны онытырга ярамый”, - диде министр.

Министр былтыр ашлыкның үзкыйммәтеннән дә арзанракка сатылуын искә төшерде. Мәсәлән, товар җитештерүчеләр узган ел өченче класслы бодайны нибары 6-7 сумга саткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100