Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Кох: Миңнеханов инициативасы гражданнарга һәм төзүчеләргә булышуга юнәлгән
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус операция катнашучыларының гаиләләренә һәм 14 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә ташламалы ипотека бирү тәкъдиме төзүчеләргә һәм ташламага ия гражданнарга ярдәм итүгә юнәлгән. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох сөйләде.
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен киңәйтү идеясен хуплады дип хәбәр ителгән иде.
«Бу инициатива күчемсез милек базарын ничек тә булса «селкетеп җибәрү»гә, төзүчеләргә булышуга һәм ташламага ия гражданнарга, өстенлекле ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә торак сатып алу өчен үтемле шартлар булдыруга юнәлгән», – диде ул.
Аның сүзләренчә, узган елның уртасыннан барлык төп массакүләм программалар тукталгач, ә ставкалар югары булуын дәвам иткәндә, торак милеккә ихтыяҗ кисәк кимеде. Нәтиҗәдә, төзүчеләргә төзелгән торакны сату авырлашты, ә әлегә төзелмәгән объектлары турында әйтеп тә торасы юк.
«Минемчә, техник яктан бу мәсьәлә шактый тиз, берничә ай эчендә хәл ителер», – дип саный ул Президент йөкләмәсен тормышка ашыру сроклары турында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз