news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Миңнехановның балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека кертү идеясен хуплады

Путин Миңнехановның балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека кертү идеясен хуплады
Россия Президенты Владимир Путин
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен киңәйтү идеясен хуплады.

Дәүләт башлыгы РФ Дәүләт Советы Президиумының «Тормыш өчен инфраструктураны үстерү турында» утырышы нәтиҗәсендә шундый йөкләмә бирде. ТР Рәисе инициативаны шулай ук биредә тәкъдим итте.

РФ Хөкүмәте һәм Дәүләт Советының Миңнеханов җитәкләгән «Тормыш өчен инфраструктура» комиссиясе бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрен агымдагы елның 15 июненә җиткерергә тиеш.

«Гаилә ипотекасы шартларын <...> 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, шулай ук махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннарының гаиләләренә [тарату] мәсьәләсен карауны сорыйбыз», - дип белдерде Татарстан Рәисе апрель киңәшмәсендә.

Моннан тыш, ул квадрат метрның уртача бәясеннән һәм гаилә әгъзалары саныннан чыгып федерация субъектларында гаилә ипотекасы лимитын дифференциацияләргә чакырды. Аның сүзләренчә, бу тәкъдимне 38 төбәк керткән.

Моннан тыш, республика җитәкчесе Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм Россия банкына банкларның ипотека алучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәвен контрольдә тоту өчен нәтиҗәле механизм булдыруны сорап мөрәҗәгать итте (тәкъдимне федерациянең 23 субъекты керткән).

news_right_1
news_right_2
news_bot