news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Игорь Дмитриев концертында: Питрәчнең данлы егетләре өчен горурлык хисләре кичерәм

Игорь Дмитриев концертында: Питрәчнең данлы егетләре өчен горурлык хисләре кичерәм
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән Игорь Дмитриев концертында төрле тематикадагы җырлар яңгырады. Алар әниләргә, туган якка һәм башка темаларга багышланды. Тамашачылар арасында Россия Федерациясе Герое Иван Додосовның әнисе – Татьяна Додосова да бар иде. Ул Игорь Дмитриевны якташларының горурлыгы дип атады һәм аның концерты күңелгә үтеп керерлек булуын билгеләп үтте.

«Мин үзебезнең Питрәчнең данлы егетләре өчен горурлык хисләре кичерәм. Оештыручыларга, Питрәч районы җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Питрәчлеләр өчен горурланып утырам. Һичшиксез, бу тамаша ватанпәрвәрлек рухы белән дә сугарылган», – диде ул.

Концерт барышында җырчыны якыннары һәм дуслары котлады. Шулай ук Игорь Дмитриев бәйрәм уңаеннан әнисенә чәчәк бәйләме бүләк итте.

Тамаша вакытында сөйгән ярларына тәкъдим ясаучы тамашачылар да булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot