news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Игорь Дмитриев филармониядә концерт куйды: Питрәч белән горурланып яшим

Игорь Дмитриев филармониядә концерт куйды: Питрәч белән горурланып яшим
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Кичә Казандагы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар эстрадасы җырчысы Игорь Дмитриевның концерты булды. Артистның чыгышлары барышында төрле җырлар яңгырады, тамашачылар да активлык күрсәтте.

«Питрәч – минем туган ягым, анда минем якын кешеләрем тора. Әнием Пановкада тора. Питрәч белән горурланып яшим. Питрәч якын, ләкин балачак хисләрен сагынып җырлыйм, ул чакларны искә төшерәм, әлбәттә. Керәшен җырларына килгәндә – алар һәрвакытта да йөрәктә. Аларны җырлап үстем. Әби миңа өйрәтә торган иде, мин аңа. Үзем студент вакытта берәр керәшен җырын өйрәнәм дә, аңа җырлыйм, күрсәтәм», – дип сөйләде җырчы «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш концертны оештыру турындагы фикерләре белән бүлешеп үтте.

«Әлеге концертны кую идеясе күптәннән бар иде. Бәләкәй чактан ук, аннары студент вакытта артистлар белән йөргәндә дә, шуннан соң эстрадада эшли башлагач та хыяллана идем. Бүгенге көндә бик күп ротацияләр, аранжировкалар ясатам. Шуннан берәр концерт куеп карарга уйладым. Филармониядә концерт кую да җиңелдән түгел, аның чыгымнары да, административ эшләре дә җитәрлек», – диде ул.

Тамаша «Әни генә» дип аталды һәм анда җырчының әнисе дә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot