news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел» журналы яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗади проектын башлады

Иҗат лабораториясе нәтиҗәсендә иң яхшы әсәрләр «Идел» журналында басылачак.

«Идел» журналы яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗади проектын башлады
«Татар-информ» архивы

«Идел» журналында «Яңа исем» дип аталган иҗат лабораториясе старт алды. Ул татар әдәбиятында яңа исемнәрне барлау, яшь шагыйрьләргә иҗади мәйдан бирүне күздә тота. Бу хакта Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында үткән шигъри «Исемсез кичә»дә журналның баш мөхәррире Гөлүсә Закирова әйтте.

«Татар әдәбиятында яшь исемнәр дә күренергә тиеш. Дәвамлы булсын, дип телибез», – диде Гөлүсә Закирова.

Лабораториядә язу осталыгын арттыру, еш очрый торган хаталардар арыну, тәрҗемә эше буенча онлайн-дәресләр, туры эфирлар, язучы остаханәсе, шигырь кичәләре, фатирниклар үткәреләчәк.

Иң яхшы әсәрләр «Идел» журналында басылачак, шигъри клиплар төшереләчәк, авторларга «Яшь язучы» таныклыгы тапшырылачак.

Иҗади лабораториядә 14 яшьтән 35 яшькәчә иҗатчылар катнаша ала. Гаризалар март азагына кадәр кабул ителә. 

Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче вәкилләрнең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100