news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева: Татар яшьләре көннәрендә без бер гаилә кебек

«Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева: Татар яшьләре көннәрендә без бер гаилә кебек
Фото: Салават Камалетдинов

Казанның «Урам» экстрим-паркында XXXIII Татар яшьләре көннәре ачылышы булды. Бирегә Россиянең 23 төбәгеннән 150 делегат килгән. Татар яшьләре көннәре 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева Татар яшьләре көннәре ачылышын бәйрәм буларак кабул итүен әйтте. «Вакыт табып, отпуск алып, Казанга килгәнегез өчен рәхмәтлебез. Без сезнең өчен кызыклы программа әзерләргә тырыштык. Татар яшьләре көннәрендә без бер гаилә кебек. Монда яңа танышкан дусларыбыз белән инде күп еллар дустанә мөнәсәбәттә аралашабыз, якын туганнарга әйләнеп беттек», - диде ул, катнашучыларны сәламләп.

Юлия Әбҗәлилова Оренбург делегациясе белән килгән. Татар яшьләре көннәрендә ул икенче тапкыр катнаша. «Бездә бик күп чаралар үтә. Балалар, яшьләр, әби-бабайлар белән дә актив эшлибез. Биредә үзебезне күрсәтәсе килә. «Идел» егете бәйгесен үткәрәчәкбез. Безнең төбәктә төп проблемаларның берсе – туган тел. Мәктәпләрдә татар теле ни өчендер теләк буенча гына укытыла. Бу зур югалту. Татар телен укымасалар, татарча аралаша торган яшьләребез дә калмый», - дип сөйләде ул.

«Татар яшьләре көннәрендәге бөтен чараларны элек яшьләр оештыра иде. 1990 елларда төрле төбәкләрдәге оешма җитәкчеләре, талантлы яшьләр барлыкка килде. Бу эстафетаны «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы алып бара. Киләчәктә сез һәр төбәк оешмасында актив катнашучы егетләр-кызлар булырсыз дип уйлыйм Тел юк икән, халык юк дигән сүз. Тел ул – гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, тарихыбыз», - диде Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Ул яшьләрне төбәкләрдәге татар оешмаларында алмаш итеп күрергә теләвен әйтте. «Төбәкләрдәге татар оешмалары җитәкчеләре дә олыгая, аларга алмаш кирәк. Моннан тыш, чара дәвамында балалар активын да аралашу өчен берничә көнгә чакырабыз. Декабрьдә Татар яшьләре лидеры мәктәбе дә булачак. Егетләр-кызларга зур өметләр баглыйбыз. Килүегез өчен зур рәхмәт!» – диде автономия рәисе.

«Хис-кичерешләрегезне, фикерләрегезне туплап, туган якларыгызга кайткач, милләттәшләребезгә җиткерсәгез иде. Тел мәсьәләсе өчен кайгырабыз. Читтә яшәгән татарларга телне саклап калу өчен мөмкинлекләр аз. Зинһар, туган телне оныта күрмәгез. Сездән тора ул. Күп тел беләсең икән, бөтен юнәлештә дә мөмкинлекләрең күбрәк була. Берничә тел белү әле беркемгә дә комачау итмәгән. Миңа, Дәүләт Думасы депутаты буларак, туган телемне белү башка халыклар белән аралашырга мөмкинлек бирә», - диде ул.

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтүенчә, яшьләр биш көн дәвамында төрле остаханәләрдә катнашачак. «Алар аралаша, тәҗрибә туплый, яңа танышлар таба. Тел, традиция, дин, мәдәният турында дәресләр үткәреләчәк. Туплаган тәҗрибәне югалтмыйча, үз төбәкләрегездә яңа чаралар, очрашулар үткәрерсез, әлеге очрашуның нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм», - диде министр.

Татар яшьләре көннәре ачылышында татар эстрадасы җырчылары Рамил Закиров, Илгиз Шәйхразиев һәм Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев чыгыш ясады.

  • Татар яшьләре көннәре татар яшьләренең танышу, аралашу һәм фикер алышып, тәҗрибә туплау мәйданчыгына нигезләнгән. Ул татар яшьләре инициативасы белән башланып китә. Чараны Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100