news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XXXIII Татар яшьләре көннәренең быелгы программасы билгеле

XXXIII Татар яшьләре көннәренең быелгы программасы билгеле
Салават Камалетдинов/архив

13-17 сентябрьдә Боровое Матюшинодагы «Идел» яшьләр үзәгендә узачак XXXIII Татар яшьләре көннәренең быелгы программасы билгеле булды.

13 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә «Урам» экстрим паркында Татар яшьләре көннәренең тантаналы ачылышы була. 14:00-14:40 «Урам» экстрим паркы буенча экскурсия. 14:40-16:00 «Идел» Яшьләр үзәгенә бару. 16:00-17:30 Бүлмәләргә урнашу. 17:30-18:00 Оештыручылар белән очрашу (1 кат, конференция залы). 18:00-18:30 Кичке аш.

18:30-20:00 Танышу өчен тренинглар (1 кат, конференция залы) Оештыручылар: Свердловск һәм Төмән өлкәләре делегацияләре. 20:00-21:30 Танышу кичәсе. Делегацияләрне тәкъдим итү (1 кат, конференц-зал). Оештыручы - Удмуртия делегациясе. 21:30-22:30 Дискотека. Татар яшьләре көннәре лидерлары һәм кандидатлар очрашуы (5 кат, конференц зал). 22:30-23:00 Делегация җитәкчеләре һәм оештыручылар очрашуы. Көн нәтиҗәләре (5 кат, конференция залы).

14 сентябрь. 08:00-08:30 Урамда күнегүләр ясау. 08.30-09.00 Иртәнге аш. 09:00-09:30 Бокс буенча Россиянең спорт мастеры Дамил Шәрәфетдинов белән очрашу (1 кат, конференц зал). 10:00-12:00 Мастер-класслар һәм дәресләр: - тарих (5 кат, конференция залы); - татар теле (спорт комплексы, 208 зал); - вокал (1 кат); - татар биюләре (урамда); - актерлык сәнгате (1 кат, конференция залы); - кул эше (2 кат, конференция залы); - шәҗәрә төзү (1 кат, ресепшн).

Делегация җитәкчеләренең ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов белән очрашуы (спорт комплексы, конференцияләр залы).

12:00-12:30 Төше аш. 12:40-13:40 «Гаилә шәҗәрәсе» акциясе (спорт комплексы, 208 зал). Спикер: «Җиде буын» генеалогик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе урынбасары Рүзәл Фәйзрахманов. Бизнес мәйданчык. 14:00-15:30 #ТАТМИФ квесты. (1 нче кат, конференцияләр залы).

16:00-18:00 «Хәситә: Татарстан легендалары» кипоспектаклен карау. Режиссер һәм актерлар төркеме белән иҗади очрашу. (спорт комплексы, 208 зал). 18:00-18:30 Кичке аш. 19:00-21:30 «Идел егете» конкурсы (1 кат, конференцияләр залы). Оештыручы: Оренбург өлкәсе делегациясе. 21:30-22:30 Дискотека. Делегация җитәкчеләре һәм оештыручылар очрашуы. Көн нәтиҗәләре (5 кат, конференцияләр залы).

15 сентябрь. 08:00-08:30 Күнегүләр ясау. 08.30-09.00 Иртәнге аш. 09:00-09:30 Татар яшьләре көннәре лидерлыгына кандидатлар презентациясе. 10:00-12:00 Мастер-класслар һәм дәресләр: - тарих (5 кат, конференцияләр залы); - татар теле (Спорт комплексы, 208 зал); - вокал (1 кат); - татар биюләре (урамда); - актерлык сәнгате (1 кат, конференцияләр залы); - кул эшләре (2 кат, конференцияләр залы); шәҗәрәләр төзү (1 кат, ресепшн).

Делегация җитәкчеләренең Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова белән очрашуы (спорт комплексы, конференцияләр залы). 12:00-12:30 Төшке аш. 12:40-14:00 ТатКвиз (1 кат, конференцияләр залы). Оештыручы: Самара өлкәсе делегациясе. Бизнес мәйданчык (5 кат, конференцияләр залы). Спикер: «Түбәтәй « татар хәләл-тиз туклану челтәренә нигез салучы Солтан Сафин. Шәхси бренд һәм позицияләү буенча мастер-класс (2 нче кат, конференцияләр залы). Спикерлар Э.Мифтахова һәм М. Якупова.

14:00-16:00 Музыкаль-уен программасы «Татар музыка кораллары» (1 кат, конференцияләр залы). Алып баручы: этномузыкант Айдар Абдрахимов. 16:00-18:00 «Millihasite» берләшмәсенең интерактив шөгыле «Казан татарларының традицион костюмы сер. XIX гасыр» (1 кат, конференцияләр залы) Милли киемдә фотосессия (1 кат, ресепшн). Фотограф: Азат Сәйфуллин. 18:00-18:30 Кичке аш. 19:00-21:30 «Идел кызы» конкурсы (1 кат, конференцияләр залы). Оештыручылар: Пермь крае һәм Самара өлкәсе делегацияләре. 21:30-22:30 Дискотека.

16 сентябрь. 08:00-08:30 Күнекмәләр ясау. 08.30-09.00 Иртәнге аш. 09:00-09:30 «Идел» яшьләре үзәге проекталрын тәкъдим итү. Мастер-класслар һәм дәресләр: - тарих (5 кат, конференция залы); - татар теле (спорт комплексы, 208 зал); - вокал (1 кат); - татар биюләре (урамда); - актерлык сәнгате (1 кат, конференция залы); - кул эше (2 кат, конференция залы); - шәҗәрә төзү (1 кат, ресепшн).

Делегация җитәкчеләренең «Идел» яшьләр үзәге белән түгәрәк өстәл (спорт комплексы, конференцияләр залы). 12:00-12:30 Төшке аш. 12:40-14:00 Воркшоп. Оешмалар проектларын тәкъдим итү (спорт комплексы, 208 зал). 14:00-16:00 Проектлар турында фикер алышу, проектлар буенча спикерларның чыгышы. Спикер: «Татарстан - мөмкинлекләр территориясе» директоры Нуриддин Бобохонов.

16:00-18:00 «Идел моңы» һәм «Танцпол йолдызы» конкурслары (1 кат, конференц зал). (оештыручы: Уляновск өлкәсе делегациясе). Милли киемдәге фотосессия (1 кат, ресепшн). Фотограф: Азат Сәйфуллин. 18:00-18:30 Кичке аш. 19:00-21:00 «Хәрәкәттә - бәрәкәт» музыкаль-уен программасы (спорт комплексы, спорт залы) 21:15-21:30 Татар яшьләре көннәре лидерын сайлау. 21.30-22.00 Аукцион (1 кат, конференц-зал). 22:00-23:00 Дискотека.

17 сентябрь. 08:00-09:50 Иртәнге аш һәм әйберләр җыю. 10.00-11.00 XXXIII Татар яшьләре көннәрен ябу тантанасы (1 кат, конференц-зал). 12.00 Китү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100