news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел-Пресс» генераль директорына Ватан алдында казанышлары өчен орден медале тапшырдылар

«Идел-Пресс» генераль директорына Ватан алдында казанышлары өчен орден медале тапшырдылар
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казан Кремлендә республика халкын бүләкләү тантанасы барышында «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәровка II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медален тапшырды.

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путинның карары белән «ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» бүләкләнде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Хөкүмәте башлыгы тантаналы чыгышында бүләкләнүчеләрне ирешелгәннәрдә тукталып калмаска өндәде. «Иң мөһиме, боларның барысы да безнең Туган илебезнең чәчәк атуы өчен хезмәт итә», - дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100