news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин алдынгы татарстанлыларны бүләкләде: Ирешелгәннәрдә туктап калмагыз

Алексей Песошин алдынгы татарстанлыларны бүләкләде: Ирешелгәннәрдә туктап калмагыз
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Казан Кремлендә сәнәгать, төзелеш һәм транспорт хезмәткәрләрен, медицина, мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм башка өлкә вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Россия Президенты указы белән «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров «II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Качалов театрының баш рәссамы Александр Квадраковка «Дуслык» орденын тапшырдылар. Серго исемендәге заводның химик производство мастеры Ирина Смирновага «Россиянең атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Барлыгы илледән артык кеше бүләкләнде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

«Намуслы хезмәтегез һәм эшкә бирелгәнлегегез өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Нәкъ менә Татарстан халкының хезмәте, геосәяси кыенлыкларга да карамастан, республикага социаль-икътисади үсешне дәвам итәргә мөмкинлек бирә», - диде ТР Премьер-министры.

Песошин билгеләп үткәнчә, узган ел республиканың тулаем эчке продукты күләме – 4,1 триллион, төп капиталга инвестицияләр 1 триллион сумнан артык тәшкил иткән, 3,4 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

«Сәнәгый җитештерү күләме буенча республика Россиянең барлык төбәкләре арасында алтынчы урынны били. Нефть эшкәртү сәнәгате предприятиеләре сәнәгый җитештерүгә сизелерлек өлеш кертте», - дип өстәде Премьер-министр.

Ул билгеләп үткәнчә, 2024 ел илдә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Әлеге карар гаиләне яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Песошин Татарстанда 2024 елның Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителүен аерым билгеләп үтте. «Кеше капиталы, яңа белемнәр һәм технологияләр икътисади үсешнең төп факторлары санала. Узган ел Татарстан фәнни-технологик үсеш буенча илкүләм рейтингта икенче урынга күтәрелде», - дип искәртте ул.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, күптән түгел булып узган Россия Президентын сайлау халыкның илкүләм лидер тирәсендә берләшүен күрсәтте, бу исә куелган барлык бурычларның уңышлы үтәләчәгенә, илкүләм проектларның гамәлгә ашырылачагына һәм тормыш сыйфатының алга таба үсәчәгенә ышаныч бирә.

Песошин сүзенең ахырында октябрь аенда Казанда БРИКС саммиты узачагын искәртте. «Бу – зур мәртәбә генә түгел, ә зур җаваплылык та. Бүген әлеге залда республика үсешенә сизелерлек өлеш кертүче кешеләр утыра. Ирешелгәннәрдә туктап калмагыз. Иң мөһиме, боларның барысы да туган илебезнең чәчәк атуына хезмәт итә», - дип сүзен төгәлләде Песошин.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында республикада 2024 елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан иткән иде. 2023 елның 14 сентябрендә ул шул хактагы указны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100