news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе сәнәгать форумы ачылышында министр алдынгы хуҗалыклардан үрнәк алырга кушты

"Республиканы үстерүдә бер генә юл бар - авыл хуҗалыгы", - диде Марат Әхмәтов.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр мәйданчыгында Идел буе агросәнәгать форумы үз эшен башлады. Ул 16 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Форум эшчәнлегендә Россиянең 29 төбәгеннән килгән 200 предприятие катнаша. Шулай ук анда дөньяның алдынгы 6 компаниясе вәкилләре, Белоруссия, Германия, Польша эшлеклеләре килде. Алар авыл хуҗалыгы техникасы, үсемлекләрне саклауда химик чаралар, ветеринария препаратлары, ашламалар, азык кушылмалары тәкъдим итә.
Форумны Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов ачып җибәрде.

"Бу барлык товар җитештерүчеләр өчен файдалы мәйданчык булыр. Эре компанияләрдән алып, кече фермер хуҗалыкларына да", - диде ул сәламләү сүзеннән соң.

Марат Әхмәтов  бер урында таптанып торучы предприятиеләргә, зур уңышларга ирешүче, үзләренең инновацион проектларын тәкъдим итүче оешмаларның нәтиҗәсен кулланырга, үз кырларында файдаланырлык мөмкинлекләр алырга кушты.

"Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бу ел финанс ягыннан катлаулы. Безгә шәхси эчке резервлар табарга кирәк. Безнең аз чыгымнар белән дә зур нәтиҗәләргә ирешерлек проктларыбыз бар. Татарстанга үсәргә кирәк. Аны үстерүдә безнең бары тик бер генә юлыбыз бар. Ул да булса авыл хуҗалыгы. Башка юл юк. Бәяләр  нинди генә булмасын, базар, климат шартлары ничек кенә аяк чалмасын, без теләсә нинди катлаулы юлдан чыгу юлын табарга тиеш.
Республикага ышанам. Форумда катнашучылар күп кенә кызыклы,  файдалы мәгълүмат тәкъдим итә. Алар авыл хуҗалыгын перспективалы үсешкә илтә",- диде министр.

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, авыл хуҗалыгы комитеты рәисе Таһир Һадиев яшәешебездә авыл хуҗалыгы министрлыгы тоткан рольне билгеләп узды.
"Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәрвакыт масштаблы уза. Чөнки нәкъ менә әлеге министрлык безнең бай, мул тормышта яшәвебезне тәэмин итә. Әлеге инновацион ярминкәдә һәркем үзенә кирәген табар һәм үз сорауларына җавап алыр. Бу күргәзмә безгә 2017 елдан да яхшырак эшләргә стимул бирер",- диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100