news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел–Буа–Урал» театр фестивале статуэткасында Карлы метеориты торачак – Раил Садриев

«Идел–Буа–Урал: аралашу мәйданы» фестивале Буа шәһәрендә 12 марттан 23 мартка кадәр үткәрелә.

«Идел–Буа–Урал» театр фестивале статуэткасында Карлы метеориты торачак – Раил Садриев
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буада үтәчәк «Идел – Буа – Урал: аралашу мәйданы» Идел буе халыкларының I Бөтенроссия фестивале статуэткасына нигез итеп Карлы метеориты алыначак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Буа татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте. Шул Карлы метеоритын кулланмасак, Буаның фестиваль кунакларына күрсәтердәй башка әйбере юк дип борчыла ул.

Википедия мәгълүматларына караганда, диаметры 10 км.лы Карлы (Карлинский) метеориты Буа шәһәренең көнчыгыш ягына, Чувашия чигенә төшкән булган. Зөя елгасының сул як кушылдыгы булган Карлы елгасы хөрмәтенә карлы метеориты дип атала. Әлеге метеорит кратеры турындагы мәгълүмат метеоритлар турында мәгълүмат сакланган халыкара каталогларда да бар.

Раил Садриев әйтүе буенча, 12 – 23 март көннәрендә Буада үтәчәк «Идел – Буа – Урал: аралашу мәйданы» Идел буе халыкларының I Бөтенроссия фестиваленә егерме театр коллективы киләчәк. Шуның уналтысы – драма, дүртесе – курчак театры. Буага Казахстан театры киләчәк. Татарстанның ике дәүләт театры - Камал Татар дәүләт академия театры һәм Түбән Кама татар дәүләт театры; Гафури исемендәге башкорт драма академия театры, Салават башкорт театры, Удмурт милли театры, Мари дәүләт театры, Гончаров исемендәге Ульян өлкә театры, Димитровград театры, Калмык театры, Сыктывкардан Коми-Пермяк театры килә. “Әкият”, Ульян, Чаллы, Мари курчак театрлары көтелә.

«Татар-информ» тумышы белән шул яктан булган кешеләргә шалтыратып Буада кунакларга нәрсә күрсәтеп булуы белән кызыксынды.

Радио журналисты Фаил Гыймадов: “Буаның бик күп данлыклы шәхесләр чыккан Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбе бар, район газетасы редакциясен күрсәтергә мөмкин. Газета өч телдә – татарча, русча һәм чувашча чыга, тиражы да кайбер республика газеталары көнләшерлек. Буада бик матур Мәхәббәт чишмәсе бар. Язылышкан парларның шул чишмәгә килүе традициягә кергән. Буа шикәр заводы һәм спирт заводы белән данлыклы инде.

Шагыйрә Йолдыз Шәрапова: “Буа - шикәре белән дан тота, халыкта “Буа шикәре” дигән гыйбарә дә бар. Кунакларга кара туфрактан чыккан чөгендердән ак шикәр ясалуын күрсәтергә кирәк. Һичшиксез, минем туган авылым Яңа Тинчәлегә алып килергә кирәк. Татарстанда беренче мәчетнең биредә төзелүе тарихи фактлар белән расланган. Беренче тарихи роман язган Касыйм Бикколов һәм аның нәселе шушы мәчеттә имамлык иткән. Татарстанның иң иманлы авылын кунакларга күрсәтергә кирәк”.

Яучы Гөлназ Мөхәммәт: “Кунакларга авыл халкы яшәешен күрсәтү кызыклы булыр иде. Мондый зур фестиваль башлангач, район хакимияте кызыксынып, шаккатырырлык әйберләр дә ясап куяр әле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100