ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Мәдәният

Раил Садриев “Идел-Урал” театр фестивале кунакларына Карлы метеориты кратерын күрсәтәчәк

13 гыйнвар 2017, 18:47 , Фото: Салават Камалетдинов

Раил Садриев “Идел-Урал” театр фестивале кунакларына Карлы метеориты кратерын күрсәтәчәк Диаметры 10 км.лы Карлы метеориты Буа шәһәре янына биш-ун миллион ел элек төшкән булган.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа татар дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев “Идел-Урал” халыкара театр фестивале кунакларын биш-ун миллион еллар чамасы элек җиргә төшкән, дөньядагы иң эреләрдән берсе булып саналган Карлы метеориты кратерын күрсәтеп гаҗәпләндермәкче була. Бу хакта ул бүген Буа татар дәүләт драма театрының Камал театры сәхнәсендә узачак өч көнлек гастрольләре алдыннан булган матбугат конференциясендә әйтте.

Инде хәбәр ителгәнчә, 12-22 март көннәрендә Буада "Идел-Урал" халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль программасы инде төзелгән.

Википедия мәгълүматларына караганда, диаметры 10 км.лы Карлы (Карлинский) метеориты Буа шәһәренең көнчыгыш ягына, Чувашия чигенә төшкән булган. Зөя елгасының сул як кушылдыгы булган Карлы елгасы хөрмәтенә карлы метеориты дип атала. Әлеге метеорит кратеры турындагы мәгълүмат метеоритлар турында мәгълүмат сакланган халыкара каталогларда да бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10