news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хосусый үзәкләрдә элекке наркоманнар да эшли – Республика наркологик диспансеры белгече

Резеда Хаева мондый үзәкләрдә югары квалификацияле белгечләр булмавын әйтте.

Хосусый үзәкләрдә элекке наркоманнар да эшли – Республика наркологик диспансеры белгече
Султан Исхаков

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Тәмәке, алкоголь, наркомания кебек начар гадәтләрдән арындыру буенча ачылган хосусый реабилитация учреждениеләрендә югары квалификацияле белгечләр юк. Республика наркологик диспансер баш табибы урынбасары Резеда Хаева "Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

“Хосусый оешмалар алар реабилитация үзәкләре түгел, аларны социаль учреждение дип кенә атарга була. Бу үзәкләрдә югары квалификацияле белгечләр, медицина белеме булган табиблар юк, медицина реабилитациясе турында сүз дә юк. Бездә тулы бер команда: психологлар, психотерапевтлар, консультантлар эшли. Ә хосусый үзәкләрдә эшләүчеләр арасында элек үзләре наркотикларга бәйле булган кешеләр бар. Алар ниндидер үз технологияләре буенча эш алып бара”, - дип белдерде Резеда Хаева.

“Наркомания – кискен хроник авыру. Ул озак дәвалауны сорый. Дәвалангач та, реабилитациясез, үзе өстендә эшләмичә, пациент социумга кайта алмый. Безнең диспансерда дәвалау һәм тернәкләндерүнең төрле технологияләре бар. Республикада - 5 диспансер, Казанда гына да алар өчәү. Анда Россиянең төрле шәһәрләрендә укыган белгечләр эшли. Һәр пациент белән нидивидуаль эш үз нәтиҗәләрен бирә”, - ди баш табиб урынбасары.

Республика наркологик диспансеры авыруның туганнары белән дә эш алып бара. “Тернәкләндерү үзәкләрендә шимбә саен 9 дан 11 гә кадәр авыруларның туганнары кабул ителә. Психолог аларга киңәшләрен бирә”, - ди ул.

Резеда Хаева әйтүенчә, авыруларны кабул итү буенча бернинди чикләүләр юк. “Төп шарт – пациентның теләге булу”, - ди ул. Ул диспансерның Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә филиаллары булуын, аларга якын урнашкан районнар шул филиалларда дәвалануын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100