news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәтов: Явым-төшем һәм басуларда дым артык булу урып-җыю эшләрен катлауландырды

Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарның 11 процентында җыеп алынды, 518 мең тонна ашлык суктырылды.

Әхмәтов: Явым-төшем һәм басуларда дым артык булу урып-җыю эшләрен катлауландырды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Басуларда явым-төшем һәм дым артык булу Татарстанда урып-җыю эшләрен башкаруны катлауландыра. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Урып-җыюның барышы турында хәбәр итеп, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, яңгырлы һава торышы аркасында, аграрийларга урып-җыю кампаниясен катлаулы шартларда алып барырга туры килә, дип сөйләде. «Июнь аенда без явым-төшемгә җитди дефицит кичердек, ә июль азагында, киресенчә, дым күп. Июльнең өченче декадасында гына да айлык норма туры килде, ә бу көннәрдә, 5 августтан 6 августка, ягъни тәүлек эчендә, тагын бер айлык норма булды», - дип хәбәр итте министр.

Профильле министрлыкта быел хуҗалыкларда бөртекле культуралардан гына түгел, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруздан да яхшы уңыш үстерелде, дип саныйлар. Уҗымнарның уңдырышлылыгы гектардан 70 центнердан артып китә торган кырлар бар. Мәсәлән, Минзәлә һәм Зәй районнарының аерым хуҗалыкларында.

Әлегә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарның 11 процентыннан яисә 158 мең гектардан 518 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңдырышлылык бер гектардан 32,7 центнер туры килә. Шул ук вакытта узган елның шушы чорына бу культуралар 478 мең гектардан 1 млн 366 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – гектардан 28,6 центнер булган.

Урып-җыю эшләренең темплары турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов соңгы өч көндә республика буенча 32 мең гектарда яисә 2,3 процент бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынганлыгын әйтте. «Һәр җирдә диярлек һава торышы бер үк төрле иде, әмма урып-җыюның җитештерүчәнлеге төрле», - диде министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100