news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәтов: Ярминкәдә бәяләр сәүдә челтәрләрендәгегә караганда түбәнрәк булачак

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрендә 28 декабрьгә кадәр үткәреләчәк.

Әхмәтов: Ярминкәдә бәяләр сәүдә челтәрләрендәгегә караганда түбәнрәк булачак
tatarstan.ru

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада бүгенге көннән инде күркәм традициягә әверелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәрткәнчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрендә 28 декабрьгә кадәр үткәреләчәк.

«Узган еллардагы кебек үк, Казанда ярминкә мәйданчыгы сыйфатында – 15, Чаллы шәһәрендә һәм Яшел Үзән районында икешәр урын билгеләнде», - диде Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясе сәүдә челтәрләрендәгегә караганда 20-25 процентка арзанрак булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100