Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы министры вазифасында эшләвен дәвам итәчәк – Р.Миңнеханов
Татарстан Президенты Марат Әхмәтовның депутат мандатыннан баш тарту карарына аңлатма бирде.
(Казан, 28 сентября, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” сәяси партиясе кандидатларының федераль исемлеге составында Дәүләт Думасына сайланган Марат Әхмәтовның депутат мандатыннан баш тартуына аңлатма бирде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Марат Готыф улы Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең иң тәҗрибәле һәм абруйлы әгъзаларының берсе, - дип белдергән Рөстәм Миңнеханов. – Аның авыл хуҗалыгы һәм аграр министр вазифасындагы нәтиҗәле эше ярдәмендә республиканың аграр комплексы ил күләмендә лидер санала”.
“Алда безне агросәнәгать комплексы өлкәсендә күп кенә яңа һәм нәтиҗәле проектлар көтә, алар икътисадның иң мөһим тармакларының берсе булган авыл хуҗалыгының алга таба да үсешен тәэмин итәчәк. Марат Әхмәтовның тәҗрибәсе һәм белеме республикага кирәк. Шуңа да ул үзе эшен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында дәвам итәчәк дигән карар кабул ителде”, - дип билгеләп үткән республика лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз