news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәтов: Шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен продукцияне кулай бәядән сатарга кирәк

Республика буенча сөтнең уртача бәясе 17 сум 60 тиен тәшкил итә.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүнең катализаторы - авыл хуҗалыгы продукциясенә кулай сатып алу бәяләре, дип саный Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу хакта ул республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү катализаторы, моннан тыш, «авыл хуҗалыгы продукциясенә кулай сатып алу бәяләре дә», - диде.

Аның сүзләренә караганда, бүген республика буенча сөтнең килограммын 17 сум 60 тиеннән сатып алалар, бер ай эчендә [ 14 июньнән 12 июльгә кадәр] ул 24 тиенгә кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100