news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхмәтов кыр эшләрен башкарганда кече авиация самолетларына ихтыяҗ булуын әйтте

Самолетлар үсемлекләргә зыян китермичә ашлама кертергә һәм чәчүлекләрне эшкәртүне башкарырга мөмкинлек бирә.

Әхмәтов кыр эшләрен башкарганда кече авиация самолетларына ихтыяҗ булуын әйтте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары –  республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кыр эшләрен башкарганда кече авиация самолетларына ихтыяҗ барлыгын әйтте. Бу хакта аграр ведомство сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мондый техникага республикада кыр эшләре барышында ихтыяҗ бар, чөнки чәчүлекләргә зыян китермичә ашламалар кертү һәм эшкәртү мөмкинлеге бирә. Шулай ук кыен урыннарда да бу эшләрне самолет белнә башкару уңайлырак, дигән Марат Әхмәтов.

Шулай ук министрлык сайтында Татарстанда самолет җитештерү буенча яңа завод төзү проектын гамәлгә ашыру башлануы хәбәр ителә, алар авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда кулланылачак. Сүз МВ-500 маркалы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге самолетларны һәм Иннополис шәһәрендә 2,5 миллиард сумлык инвестицияләр күләме белән эксперименталь авиация аэродромын җыю турында бара.

Казанның «МВЕН» фирмасы җитештергән МВ-500 яңа самолетына 2018 елның сентябрендә тибындагы сертификат тапшырылды һәм Россиядә беренче аграр билгеләнештәге сертификацияләнгән махсуслаштырылган һава судносы булды, дип искәртә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Т-500 самолетларын җыю буенча завод төзелешен башларга рөхсәт бирде. Авыл хуҗалыгы самолетларын җыю производствосын төзү проектын Дәүләт-шәхси партнерлык шартларында гамәлгә ашыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot