news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәтов: Көзге культуралар чәчүне августның өченче декадасында ук башларга кирәк

Аграрийларга «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең орлыкчылык хуҗалыкларында көзге культуралар чәчү өчен орлыклар сатып алырга мөмкин.

Әхмәтов: Көзге культуралар чәчүне августның өченче декадасында ук башларга кирәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар әлегә мәйданнарның 6 процентында гына суктырылган. Шуңа да карамастан, тиздән аграрийларга көзге культуралар чәчүгә керешергә кирәк булачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Киләсе көзге культураларны чәчү мәсьәләләренә килгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, хуҗалыкларга бу эшкә «инде егерменче числода» керешергә кирәк, диде.

«Бүген бу участоклардан җыеп алып, аларны тиешле параметрларга җиткерү, орлыкларның чәчү үзлекләрен билгеләү бик авыр», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Министр шулай ук көзге чәчү өчен күчмә фонд орлыгы булмаган хуҗалыкларда да вазгыять киеренке булуын хәбәр итте. Аграр ведомстводагылар фикеренчә, чәчү өчен үз орлыклары булмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләре проблеманы өлешчә «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең орлыкчылык хуҗалыкларында орлык сатып алу хисабына хәл итә алалар.

Яз көне уҗымнарны яңадан чәчү белән шөгыльләнмәс өчен, хуҗалыкларга бу культураларны вакытында һәм сыйфатлы итеп чәчәргә кирәк, дип саныйлар Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100