news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәтов инвесторларны Сабан туена кадәр хезмәт хакы бурычларын түләргә чакырды

«Ак Барс» холдинг компаниясе агрофирмаларында авыл халкына хезмәт хакы буенча бурычлар 64 млн сум тәшкил итә.

Әхмәтов инвесторларны Сабан туена кадәр хезмәт хакы бурычларын түләргә чакырды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Сабан туена кадәр авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча бурычларны түләп бетерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Киңәшмәдә Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә һәм инвесторларга Сабантуй бәйрәме алдыннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә хезмәт хакы түләүгә аерым игътибар бирергә кушты. «Кызганычка каршы, кайбер хуҗалыкларда хезмәт хакын түләү тоткарлана, мисаллар күп», – дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.

«Мондый фактлар да акланмый. Өстәвенә, сөткә сатып алу бәяләре начар түгел. Шуңа бәйле рәвештә, аны сатудан кергән акча кереме дә моннан бер ел элек булган күрсәткечтән шактый югары», - диде министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Чистай районының «Җүкәтау» ҖЧҖендә авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакы буенча бурыч 5 млн сумга якын, Яшел Үзән районының «Күгәй» АХҖКында - 1,4 млн сум, ә «Ак Барс» холдинг компаниясе хуҗалыклары буенча ел башыннан бирле барлыкка килгән бурыч 64 млн сумга җиткән.

Шулай ук бурычлы кешеләр арасында, ведомство мәгълүматлары буенча, Чүпрәле районы «Эталон-Агро» ҖЧҖның бурычы 2,8 млн, Апас районының «Табар» АХП ҖЧҖ – 0,9 млн сум, Кайбыч районының «Родина» һәм «Подберезье» агрофирмалары – 0,8 млн һәм 0,5 млн сум тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100