Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы эштән азат итү кагыйдәләрен үзгәртү турындагы хәбәрне кире какты
Электрон хезмәт кенәгәсен сайлаучыларга 31 декабрьгә кадәр гариза язарга кирәк.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы массакүләм мәгълүмат чараларының 1 февральдән Россиядә эштән азат итү кагыйдәләренең үзгәрүе турындагы хәбәрен кире какты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Ведомство матбугат хезмәтендә хәзер вазифадан киткәндә хезмәткәргә СТД-Р формасы буенча хезмәт эшчәнлеге турында документ бирергә тиеш дигән хәбәргә үз җабавын бирде.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, СТД-Р формасы буенча мәгълүмат эш бирүче тарафыннан хезмәт кенәгәсенең электрон форматын сайлаган хезмәткәргә эштән чыгарганда гына түгел, аларның соравы буенча бирелә. СТД-Р формасы турындагы боерык әле Юстиция министрлыгында дәүләт теркәвендә тора, диделәр матбугат хезмәтендә.
Электрон хезмәт кенәгәсе турындагы закон 1 гыйнвардан үз көченә керде. Хәзер хезмәткәрләр эшчәнлеге турындагы белешмәне кәгазьдә яки электрон формада сорарга мөмкин.
1 июльгә кадәр барлык эш бирүчеләр бу үзгәрешләр турында эшчеләргә хәбәр итәргә тиеш, ә алар хезмәт кенәгәсенең уңайлы форматын сайлый ала. 31 декабрьгә кадәр гариза бирергә мөмкиин. Әгәр дә хезмәткәр гариза язмаса, эш бирүче аның хезмәт эшчәнлеген кәгазьдә алып баруны дәвам итәчәк.
2021 елның 1 гыйнварыннан эшкә беренче тапкыр керүчеләрнең хезмәт кенәгәләре бары тик электрон рәвештә генә рәсмиләштереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз