Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә эштән азат итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде
Үзгәрешләр электрон хезмәт кенәгәләренә күчү турындагы закон буенча каралган.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 1 февральдән Россиядә хезмәткәрләрне эштән азат итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. РФ Хезмәт министрлыгының яңартылган стандартлары нигезендә эштән азат ителүче хезмәткәргә хәзер СТД-Р формасы буенча хезмәт эшчәнлеге турында белешмә бирелергә тиеш.
Документка әлеге эш бирүчедә хезмәт куйган вакыт һәм бу чорда нинди вазифаларда булу турындагы мәгълүмат кергән.
Яңалык РФ Президенты Владимир Путин 2019 елның декабрь уртасында имзалаган электрон хезмәт кенәгәләренә күчү турындагы закон буенча каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз